3 сентябрь Террорчылыкка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә

2021 елның 3 сентябре, җомга
Инде шактый еллар дәвамында 3 сентябрь Террорчылыкка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә дә ел саен класс һәм тәрбия сәгатьләре оештырыла. Бүген балалар өчен террорчылык зыяны турында фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина сөйләде. Ул шулай балалар игътибарына тематик видеоязма тәкъдим итте, экстремаль очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерде, плакатлар ясарга тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International