Мөслим сәнгать мәктәбендә белем көне

2021 елның 3 сентябре, җомга
Яңа 2021-2022 уку елына да старт бирдек. Мөслим сәнгать мәктәбе агымдагы уку елында укучыларын капиталь ремонт кичергән матур бинада каршы алды. Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасы исә янәшәбездә урнашкан “Курай” паркында узды. Тамаша театр һәм бию сәнгате сыйныфлары укытучылары көче белән әзерләнгән күренеш белән башланып китте. Соңыннан тамашачылар игътибарына төрле бүлекләрдә белем алучы балаларның чыгышлары тәкъдим ителде. Котлау сүзләре дә яңгырады. Яңа уку елына башлану белән укучыларны һәм әти-әниләрне Мөслим районы иҗтимагый Советы җитәкчесе Рушат Солтанов, сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова тәбрикләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International