Белем бәйрәме белән!

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Белем бәйрәме мөбарәк булсын!

Бу бәйрәм-иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннарга да кадерле, яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача торган бәйрәм.     

Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын.

Бүген мәктәп кыңгыравы тәүге тапкыр чыңлаган беренче сыйныф укучылары, белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, мәктәп еллары күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! 

Югары сыйныф укучылары, сезнең өчен җаваплы ел ел килеп җитте, һөнәр сайлау һәм алга таба тормыш юлын билгеләр чак бәрәкәтле булсын. 

Укытучыларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларга  максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга сабырлык телим.

Хәерле имин сәгатьләрдә!

Мөслим муниципаль районы Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемемнән Рамил Муллин, Мөслим муниципаль районы Башлыгы, район Советы рəисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International