"Китап — мәрхәмәтлелек чыганагы" библиотерапия.

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш чараларын оештыру максатыннан «Китап — мәрхәмәтлелек чыганагы» библиотерапиясе үтте. Экстремизм һәм терроризм — бу 2 сүзне без көн дә ишетәбез. Кызганычка каршы, үсеп килүче буын ишеткән-күргәнгә тиз ышана. Аларның фикерләү һәм акыллары белән идарә итү — террористларның беренчел максаты. Яхшы китап йогынтысы — менә нәрсә ул библиотерапия: кешелеклелек, сабырлык прививкасы, курку, уңышсызлык, кансызлык, кешелексезлеккә каршы тормыш чыдамлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International