Бəйрəм көне уңаеннан Мөслим муниципаль районы Башлагы котлавы

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Ветеринария хезмәте – иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Мал табиблары үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора.

Аларның көндәлек тырышлыгы профилактика һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Алар белемнәрен дә, сәләтләрен дә, тырышлыкларын да терлекләр саулыгын кайгыртуга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә.

Барлык ветеринария хезмәткәрләрен, әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итеп, җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Мөслим муниципаль районы Советы, башкарма комитеты исеменнән Рамил Муллин, Мөслим муниципаль районы Башлыгы, район Советы рəисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International