Мөслим муниципаль районы советының чираттагы утырышы булып узды. Сессияне район башлыгы Рамил Муллин алып барды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1."Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины"исемен бирү.
2. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр реестрын алып бару тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.
3. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының "Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәне раслау хакында"2014 елның 3 июнендәге 201 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
4. 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.
5. Мөслим муниципаль районы Советының «Мөслим муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»14.12.202020 ел, №19 карарына үзгәрешләр кертү турында;
6. Мөслим муниципаль район Советының 2018 елның 14 декабрендә кабул ителгән 126 номерлы "Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясен төзү турында"карарына үзгәрешләр кертү турында.
7. Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы "Мөслим авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен гамәлгә кую турында " 2020 елның 28 августындагы 195 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
8. Мөслим муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның бер өлешен Мөслим муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул итү турында.
Сессия ахырында Республика көне уңаеннан "Дан тактасы"яңартылды.