21 августта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
Комиссия карары буенча Мөслим районы территориясендә 21 августтан 1 сентябрьгә кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылган. Ул гамәлдә булганда, кешеләргә урманнарга йөрү, учак ягу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә, шулай ук барлык категория җирләрдә янгын куркынычы янаган эшләр башкару тыела.
Урманнарда янгын чыгу куркынычын киметү, кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм мөлкәтен саклау өчен кирәк булган янгын куркынычына йогынты ясау чарасы.
Махсус янгынга каршы режим кагыйдәләренә буйсыну мәҗбүри. Ут белән саксыз эш итү, чүп-чар яндыру, урман астилкәсе, коры үлән һәм башка урман яну материаллары яндыру, урманда һәм турыдан-туры урман янындагы участокларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, закон буенча эзәрлекләнә. Ә ОПР шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгынга каршы режимны бозган өчен җаваплылык берничә тапкыр арта. Мондый кагыйдәләрне бозган гражданнарга – 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга-20 000 сумнан 40 000 сумга кадәр административ штраф яный; юридик затларга-300 000 сумнан 500 000 сумга кадәр.
Урман янгыны ачыкланган очракта, Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенең «Урман сагы туры линиясе» телефонына 8-800-100-94-00 шалтыратырга кирәк. Янгын чыккан очракта 01 телефонына шалтыратыгыз.
2021 елның янгын куркынычы сезоны федерациянең күп кенә субъектларында коры һәм җилле һава торышы фонында уза, бу исә ут таралуга ярдәм итә. Шул ук вакытта урман янгыннарының төп сәбәбе-антропоген фактор. Урман янгыннарының 85% ы кеше белән бәйле.
Һәркемне янгын куркынычсызлыгы өчен игътибарлы һәм җаваплы булырга чакырабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!