"Дәүләт флагы тарихы" кызыклы тарих

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Ел саен, 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу көн алдыннан, "Мөслим туган якны өйрәнү музее" фәнни хезмәткәре үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, кунаклар өчен "Дәүләт флагы тарихы" исеме астында музей сәгате үткәрделәр. Музей хезмәткәре флагның барлыкка килү һәм раслау тарихы белән, Россия дәүләте символларының берсе буларак, һәр илдә өч символ: герб, флаг, гимн барлыгын ассызлыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International