Мөслим районында исерек шофер өстендә суд узды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

16 августта Мөслим муниципаль районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Б.И. Ханнанова тарафыннан  исерек хәлдәге гражданин З. Р. И. га карата административ эш буенча карар чыгарылды.

Хокук саклау органнары вәкилләре сүзләренә караганда, соңгы вакытта руль артына исерек килеш утыручылар арасында яшьләр күп. Мөслим районы ЮХИДИ инспекторлары 30 июнь көнне Садовая урамында 9:38 сәгатьтә гражданин З.Р. транспорт чарасын туктаттылар. Урында караганда алкотестер 1,82 мг/л күрсәтте.!! Медицина тикшерүе исереклек фактын раслады. Исереклек дәрәҗәсе буенча-1,82 мг/л - "Коматоз хәл". Ягъни машина йөртүченең хәле аның тормышына куркыныч яный. Шуңа бәйле рәвештә, шоферның хәле үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудыра.

Бүгенге көндә гр. З.Р. И. суд карары законлы көченә керүне көтеп, җәяүлеләр сафын тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International