Ачык ишекләр көне

2021 елның 17 августы, сишәмбе
Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып килә. Димәк, Мөслим сәнгать мәктәбендә дә бүген урак өсте. Яңа уку елына старт бирер алдыннан мәктәбебездә ачык ишекләр көне уздырылды. 16 август көнне мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен экскурсия оештырылды, концерт күрсәтелде. Шулай ук бу көнне федераль дәүләт таләпләре буенча укырга керүче балаларга кабул итү комиссиясе тарафыннан имтихан оештырылды. Мәктәп белән танышырга килгән балаларның барысы да үзләренә охшаган бүлеккә укырга керү турында гаризалар калдырып китте. Сәнгать мәктәбендә укучылар кабул итү дәвам итә. Балаларга 7 төрле юнәлеш буенча өстәмә белем алу мөмкинлеге бирелә. Уку - бушлай! Урыннар чикле. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International