14 август көнне "Юность" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында "Дуслар " истәлегенә багышланган яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында футбол турниры узды. Оештыручылар ягыннан оештырылган туклану, төрле номинацияләрдә иң яхшы уенчыларга призлар һәм җиңүчеләргә зур приз фонды бирелде. Тамашачылар футболчылар башкаруында матур футбол һәм җиңүгә омтылыш күрделәр. Иң яхшы уенчыларга сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Егетләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1.урын - "Мирас-1 командасы"; 2 урын" Мирас -2 " командасы; 3 урын"Мөслим җыелма командасы".
Егетләрне бүләкләгәннән соң уенны ир-атлар дәвам итте. Яшьләр футбол уйнарга кирәклеген һәм җиңүгә чын ихтыярны күрсәттеләр. Ир-атлар арасында призлы урыннар билгеләнде:
1 урын "Танкистлар командасы" - Мөслим ; 2 урын "Сарман" командасы; 3 урын "Мөслим"командасы.
Барлык командаларга да турнирда актив катнашканнары өчен рәхмәтбезне белдерәбез. Һәр командага алдагы уеннарда уңышлар теләп калабыз.