Кадерле спортчылар, тренерлар, физик тәрбия укытучылары, спорт ветераннары, яшь спортчылар һәм спорт җанатарлары!
Сезне барыгызны да физкультурачылар көне белән котлыйбыз!
Бу көн күпчелегебез өчен бәйрәм, чөнки без барыбыз да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнәбез, актив тормыш рәвеше алып барабыз.
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл",- ди халык мәкале. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыл җирлегендә массакүләм физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, спортсменнарның осталыкларын күтәрү, авылда физкультура хәрәкәтенең матди-техник базасын үстерү – үзидарә органнарының иң мөһим бурычы булып тора.
Район горурлыгы – ул Мөслимебезне район, республика һәм халыкара ярышларда танытучы, югары нәтиҗәләр күрсәтүче һәм җиңү яулаучы спортсменнар.
Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, тагы да зур үрләр яулавыгызны телим!
Рамил Муллин, Мөслим муниципаль районы башлыгы, район Советы рəисе.