«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!»

2021 елның 13 августы, җомга

Ел саен республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрелә. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш.

 Районыбызда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе 1 августтан башланып китте. Аз керемле, ишле гаиләләрдән булган, әти-әнисе инвалид яки авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә үсүче балалар да бар арабызда. Акция барышында һәркем аларга ярдәм итә ала. Иганәчеләргә социаль яклау бүлегенә, «Мизгел» яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итергә мөмкин. Хәбәрләшү өчен тел. +79372907216, Марина Ранасовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International