Кайнар линия телефонына «Без өлкән буын, поликлиникага барырга куркабыз, җаебыз да юк, шәһәрдәге кебек башка җирдә вакцина ясату мөмкинлеге юкмы соң ул?» – дигән мөрәҗәгать белән Тәскирә апа чыкты.
Үзегезгә уңайлы урында вакцинация ясату мөмкин!
Хөрмәтле мөслимлеләр! Мобиль вакцинация пункты график нигезендә күп фатирлы йортлар ишегалдында эшличәк. Теләгән һәр кеше табиб тикшереп рөхсәт биргәннән соң вакциналана ала.
Бүген, 6 август көнне, мобиль вакциниция пункты Ташлыяр авылында 14:00 сәг., Мөслимдә Пушкин урамы 80нче йорт парковкасында 17:00-18:30 га кадәр эшли.
Шулай ук теләге булган авыл җирлекләреннән, кешеләрдән вакцинациягә заявкалар кабул ителә.Тел. 2-44-40
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!