Агымдагы атнага 5 бурыч

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Бүген Совет утырышы актлар залында район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә бүлек, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл советы башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.

Агымдагы атнага 5 бурыч куелды:
1. Вакцинация мәсьәләсендә эшне активлаштыру;
2.  Авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләрен төгәлләү, терлек азыгы әзерләү юллары юнәтү, булган нигъмәтләрне саклау. Корылык һәм бәла-казадан зыян килгән хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү юлларын табу;
3. «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә игътибарны арттыру, бу кампаниены тиешле дәрәҗәдә оештыру;
4. Җирлегебезне җыештыру, ихата, бина алларын тәртипкә китерү. Агачларга су сибүләрне дәвам итү;
5. Янгын куркынычсызлыгына игътибарны арттыру.

Августа Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич катнашында шәһәр төзекләндерү форумы узачак. Мәртәбәле кунакларыбызның бер айда икенче тапкыр Мөслимебезгә килүе - безнең өчен зур дәрәҗә. 
Кунакларыбыз алдында йөзебез якты булсын иде, чисталыкка игътибарны арттырыйк. 
Уку елы башланырга да аз гына вакыт калып килә, ярдәм кирәк булган бер генә бала да игътибарсыз калмасын иде. Бу мәсьәләдә битараф булмыйк,- дип ассызыклады районыбыз Башлыгы Рамил Муллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International