Һава десанты гаскәрләре көне

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

2 август көнне Россиядә традиция буенча һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләр хаклы рәвештә Россия армиясенең элитасы булып санала. Десантчылар һөнәри яктан да, әхлакый яктан да хәзерлеклерәк. Алар барлык кайнар нокталарда катнашып, үзләренә тиңнәрнең булмаганлыгын кат-кат расладылар.

Бүген Мөслимебездә һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан чара узды.  Бәйрәм районыбыз һәм чит шәһәрләрдән кунак булып килгән десантчыларны берләштерде. 
Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз, аларның Ватан мәнфәгатьләрен якларга һәрвакыт әзер булулары белән горурланабыз. СССРның, аннан соң Россиянең хәрби тарихының данлыклы битләрендә десантчылар батырлыгы мөһим урынны алып тора. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр иң катлаулы заданиеләрне, махсус опреацияләр үтиләр. Һава десанты гаскәрләре Россия армиясенең иң престижлы формированиеләре арасында. Илебезнең данлы хәрби тарихында эз калдырырга теләгән күпчелек егетләр десантчы булып хезмәт итү турында хыяллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International