Ана капиталы белән банк аша эш итү

2021 елның 30 июле, җомга

Ана капиталы белән банк аша эш итү

Гаиләләр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга турыдан-туры торак сатып алу яки төзү өчен кредит биргән кредит оешмасы аша файдалана алсын өчен, Татарстан Республикасы буенча РПФ бүлеге кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзи.


Әйтик, сертификатлар хуҗалары кредит биргән банкка мөрәҗәгать итә һәм ана капиталы акчаларын беренчел взнос һәм (яки) төп бурычны түләү һәм кредит буенча процентларны турыдан-туры банкта түләү турында гариза бирә ала. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банкка һәм Пенсия фондына – гаиләгә хәзер бары банкка гына мөрәҗәгать итү җитә.


Банклар гаризалар һәм кирәкле документларны РПФның территориаль органнарына электрон каналлар буенча тапшыра, бу ана капиталы акчаларын күчерүне тизләтергә мөмкинлек бирә.
Статистика буенча, кредит һәм заем акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту, ана капиталы программасының иң кирәкле юнәлеше булып тора. Бу максатларга гаиләләрнең акча белән эш итү турындагы гаризаларының яртысыннан артыгы бирелә.

РПФ яңалыклары https://muslumovo.tatarstan.ru/nashinovosti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International