28 июль көнне районыбызда машина йөртүче гүзәл затларыбызның осталыгын тикшерә торган бәйге - «Автоледи-2021» үтте.
Әлеге конкурс ике өлештән торды. Беренче өлештә катнашучылар ДОСААФта юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча сынау үттеләр, аннан соң машина йөртү осталыгын күрсәттеләр.
«Автоледи-2021» исеменә лаек булу өчен 5 катнашучы көч сынашты. Кемдер теоретик өлешне яхшы белсә, икенче берәүләр машинада йөрү осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Тик шулай да җиңүче үзен беренче секундлардан ук күрсәтеп куярга өлгерде.
1 урын - Лилия Садриева
2 урын - Зәлия Ибрагимова
3 урын - Гүзәлия Әхмәтова
Котлыйбыз! Юлларда имин йөрергә язсын!