14 июнь көнне Мөслимнең Лэнд-Арт фестивален ачу тантанасы узды.

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Россия, Европа һәм якын чит илләрдән килгән тәҗрибәле осталар катнашында Лэнд-Арт буенча икенче халыкара фестиваль 2021 елның 7-21 июнендә Мөслим районында уза.

Лэнд-Арт сәнгать аңының экологик кризиска үзенчәлекле реакциясе булып тора. Бу кешеләрнең игътибарын табигатькә һәм кешенең табигать белән үзара мөнәсәбәтләренә юнәлтү омтылышы. Мөслим Лэнд-Арт - Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән килгән талантлы рәссамнар һәм дизайнерларны берләштерү мөмкинлеге. Фестиваль кысаларында табигый материалдан арт-объектлар булдырыла, Мөслимдә «Кояшлы Ык» яр буеның ландшафтын тулыландыралар. Парк Ык елгасы яры буенда урнашкан, ул инде күптән җирле халыкның яраткан ял итү урынына әверелде.

Фестивальдә 17 команда эшли һәм матурлык иҗат итә. Катнашучылар белән Мөслим Лэнд-арты сайтында танышырга мөмкин http://landart.gallery/ru. Шулай ук сайтта фестиваль барышында барлык теләүчеләр үзләренең ошаган эшләре өчен тавыш бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International