Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә, алкогольле продукцияне сату өлкәсендә гамәлдәге законнарның үтәлешен системалы рәвештә тикшереп тора.
Салауз Мухан авылында йорттан спиртлы продукция сату факты ачыкланды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, өйдә хәмер сату факты кабат ачыкланган очракта, рецидивистларга «алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату, әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынса»РФ ҖК 171.4 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы яный.
Элегрәк Мөслим авылында ЕГАИС мәгълүматын теркәмичә генә алкогольле продукция әйләнеше факты ачыкланды, РФ КоАП 14.19 статьясында каралган административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук товар-транспорт накладнойларыннан башка гына алкогольле продукция сатуны бозу өлешендә РФ КоАП 14.6 ст.2 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм Татарстан Республикасы Арбитраж судына карауга җибәрелде.