Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Мөслим муниципаль районы предприятиеләрендә, оешмаларында һәм торак пунктларында язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.

Һава торышы коры, эссе торганда янгын чыгу өчен бер чаткы җитә. Бурдан - калауттан – берни калмый, ди татар халык мәкале. Әмма зәһәр ялкын телләре еш кына берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтне генә түгел, кеше гомерен дә аямый.  Мөслим муниципаль районы ашкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов, янгын куркынычсызлыгына игътибарны арттырырга, халыкка бу мәсьәләнең никадәр дәрәҗәдә мөһим икәнен җиткерергә кирәклегенә басым ясады.

 Саннарга килгәндә, алар котычкыч: ел башыннан районыбызда барлыгы 18 янгын очрагы теркәлгән, бу 200% үсеш (узган елны бу чорда - 9 янгын булган).

Янгында 1 кеше һәлак булган, 3 кеше тән җәрәхәтләре алган (аларның 1се бәлигъ булмаган бала).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International