Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Мөслим гимназиясенең мәктәп лагерына килгән 1,3,5 сыйныф укучылары өчен бөек шагыйрь А.С. Пушкин хөрмәтенә “Гений русской поэзии” дип исемләнгән шигъри кичә үткәрде.

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Мөслим гимназиясенең мәктәп лагерына килгән 1,3,5 сыйныф укучылары өчен бөек шагыйрь А.С. Пушкин хөрмәтенә “Гений русской поэзии” дип исемләнгән шигъри кичә үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе, аның иҗатының төп этаплары белән таныштырды. А.С. Пушкинның танылган әкиятләре буенча кечкенә генә викторина да узды. Соңыннан презентация ярдәмендә бөек шагыйрьнең тормышындагы кызыклы фактлар, аның иҗаты белән таныштылар. Пушкинның күпкырлы булуы, бөек рус шагыйренең дөнья мәдәниятенә керткән өлеше, әлеге шагыйрьнең нинди эз калдыруы, күп санлы әсәрләр язуы турында сөйләштеләр. Иҗади мирас булган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Бу чара ахырында кунаклар башкаруында Александр Пушкин шигырьләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International