Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1799 елның 6 июнендә Александр Сергеевич Пушкин туа. Александр Сергеевич Пушкин безгә иртә балачактан ук билгеле һәм ул тормышыбызда безне гомер буе озата бара. Бу шагыйрьнең искиткеч әсәрләрен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның тууына 200 елдан артык вакыт узса да, безнең аның иҗатына карата мәхәббәтебез кимеми. Метрәй авыл китапханәчесе А.С. Пушкинның туган көненә багышланган «Мы чтить тебя привыкли с детских лет» дип исемләнгән әдәби кичә узды, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар сөйләде, шигырьләр укыды, шагыйрьнең әсәрләре буенча викторина үткәрде.