«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 6 июньгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
2021 елның 5 июнь 18 сәгатьтән 6 июнь 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил көньяк-көнчыгыштан,секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +5..+10˚.
Көндез максималь һава температурасы +21..+25˚.