Мөслим авылында 2021 елда ХІ бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

1 нче июнь көнне районыбызда Мөслим муниципаль районы Мөслим авылында 2021 елда ХІ бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисе, оештыру комитеты рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхрәзиев үткәрде.

Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин комиссияне «Киләчәк» паркы белән таныштырып үтте. Оештыру комитеты әгъзалары Сабантуйны үткәрү урыннары буйлап уздылар, башкарылган эшләрне бәяләделәр һәм һәр структура өчен булачак эшләрнең спектрын билгеләделәр.

Эшлекле очрашуның азагында район хакимияте Совет залында йомгаклау утырышы булды.

Безнең төп бурыч-бу милли бәйрәмне лаеклы итеп оештыру һәм уздыру. Бу чараның һәр катнашучы өчен куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк, - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International