Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен Курай паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм

2021 елның 2 июне, чәршәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары өчен Курай паркында балаларны яклау көненә багышлап бик матур чара узды. Рәсем сәнгате белән шөгыльлләнүче балалар бәхетле балачак темасына акбур белән җиргә бик матур, эчтәлекле рәсемнәр ясадылар, туйганчы уйнадылар, көлделәр. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр, кунаклар балаларның җыр-биюләренә, куңелле ял итә белүләренә сокланып утырдылар. Бәйрәмдә “Кояшлы Ык" I региональ рәсем сәнгате конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Җиңүче балалар дипломнар белән бүләкләнделәр, аларны әзерләгән укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International