Барлык балаларны һәм аларның әти-әниләрен Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Балаларны халыкара яклау көне белән котлыйм!
Июнь аеның әлеге күркәм бәйрәме без, өлкән буын вәкилләрен, үсеп килүче яшь буын алдында торган җитди җаваплыгыбыз турында искәртә. Безнең бурыч – Мөслим муниципаль районы яшь буынының сәламәт үсеше, сыйфатлы белем алуы өчен барлык мөмкинлекләр, спорт, иҗат белән шөгыльләнү, рухи һәм әхлакый үсеше өчен шартлар тудыру. Иң мөһиме – аларга тормышта һәрчак терәк булу.
Кадерле балалар, без сезнең белән горурланабыз! Сез бүген нык ышаныч белән иң югары дәрәҗәдәге олимпиадалар, бәйгеләр, ярышларда җиңү яулыйсыз. Сез мәрхәмәтле, акыллы, белемле һәм инициативалы. Сезнең иңнәрдә – районыбызның киләчәге. Шунысы куанычлы: җирлегебездә балаларның фән өлкәсендә сәләтләрен ачуда, аларга иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәм итүче бик күп искиткеч оста педагоглар эшли.
Ә алда, балалар, күпләрегез өчен җәйге каникул – ял итү һәм күңел ачу өчен бәхетле һәм мәшәкатьсез чор башлана. Һәрберегез аны күңелле һәм истә калырлык итеп, ә иң мөһиме – имин үткәрсен!
Районыбыз сезнең шат тавышыгыздан һәрчак яңгырап торсын. Һәрберегезнең тормышта иң төп терәге – нык һәм яраткан гаиләсе булсын. Күңел түрендә йөрткән иң изге хыялларыгыз тормышка ашсын! Һәр гаиләгә бәхет, шатлык, тынычлык, иминлек телим!
Мөслим муниципаль районы Башлагы, район Советы рəисе Рамил Муллин.