1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан Крәш Шуран авыл китапханәчесе мәктәп белән берлектә “Балачак мәйданчыгы” дип исемләнгән күңелле уеннар кичәсе үткәрде. Балалар кичәдә ике командага бүленеп бергә күңел ачтылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар, җитезлек һәм зирәклектә көч сынашалар.