"Чик сакчыларына дан" обелискы ачылды

2021 елның 28 мае, җомга

 

Бүген бездә икеләтә бәйрәм! Мөслимебезнең сугышчан һәм дан мемориаль комплексында тагын бер истәлекле монумент барлыкка килде. Барлык буын чик сакчыларына багышланган обелиск узенең лаеклы урынын тапты.

Чик сагында хезмәт иткән батыр егетләребезне районыбыз башлыгы Рамил Муллин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде.

Әлеге чара Мөслимебез һәм күрше районнан килгән чик сакчыларын берләштерде. Бәйрәм котлаулар - бүләкләүләр, җыр- биюләр, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни солдатларның чыгышлары белән үрелеп барды.

 Монумент чик сагында хезмәт иткән ир-егетләребезнең бердәмлеге, тырышлыгы белән төзелде. Ниятләп әлеге зур эшне үз көчләре белән башкарып чыгулары аларга карата тагы да соклану хисләре уята. Әфәрин! Исән-саулар булыгыз, илләребез тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International