Утырышта Мөслим муниципаль районы прокуроры урынбасары И. Р. Бәхтиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Р. И. Мөхәммәтҗанов, авыл җирлеге башлыклары, район мәгариф учреждениеләре директорлары һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, комиссия әгъзалары катнашты. Утырышта Мөслим муниципаль районы балаларының, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган, белем бирү учреждениеләренең эчке учетында торучы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә исәптә торучы балигъ булмаган балаларның ялын, сәламәтләндерүен һәм җәйге мәшгульлеген оештыру буенча чыгышлар тыңланылды.
Алда озын җәйге каникуллар. Бу чорда яшүсмерләрнең буш вакытларын файдалы итеп оештыру бигерәктә зарур. Иминлек үзебезнең кулларда, балаларыбызның тормышына игътибарлы булыйк, яшәешләре белән кызыксыныйк, хокук бозуларга юл калдырмыйк.