27 май – Гомумроссия китапханәчеләр көне

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле китапханәчеләр, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез.

Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Ул сездән тирән белемле булуны да, аралаша белү осталыгын да, сабырлык та таләп итә.

Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган әдәби хәзинәне саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Барлык планнарыгыз, матур фикерләрегез, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телибез. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын.

Мөслим муниципаль районы башлагы, район Советы рəисе Рамил Муллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International