Мөслим сәнгать мәктәбенә янәдән зур кунаклар килде

2021 елның 25 мае, сишәмбе
Бүген, 25 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбенә янәдән зур кунаклар килде. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика районнары башлыклары Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Кунакларга сәнгать мәктәбендә эшләп килүче иҗат коллективлары, иң сәләтле укучылар чыгышлары белән танышты. Иң элек, кунакларны сәнгать мәктәбенең фольклор ансамбле каршы алды. Соңыннан кунаклар фортепиано, тынлы уен кораллары, бию сәнгате бүлекләре эшчәнлекләре белән танышты. Икенче катта кунаклар делегациясе рәсем сәнгате бүлеге укучылары һәм укытучылары әзерләгән иҗат эшләре күргәзмәсен карадылар. Өченче катта баянчылар һәм “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбльләре чыгышлары тыңлады. Шулай ук актлар залында мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мизгел” бию ансамбле дә чыгыш ясады. Традиция буенча сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары оркестры кунакларны озата калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International