Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, җәйге кояшлы көндә уен белән мавыгып, белем алуны онытмый. Көттереп килгән кояшлы, җылы көннәр үзенекен итә - көн дәвамында саф һавада буласы килә. Балалар өчен "Бакча китапханәсе көне" билгеләнде. Татар нәшрияты бастырган газета-журналлар белән танышуны саф һавада дәвам итә алар.