Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Аллы-гөлле бакчабыз" дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырды. Балалар үсемлекләрнең татар телендә аталган исемнәрен өйрәнде, аларның шифасы, үстерү, тәрбияләү, дөрес җыю һәм куллану, саклау ысулларын өйрәнде. Халкыбызның "Җиләк җыям-как коям", "Ал кирәк, гөл кирәк", "Лилия-Роза" уеннарын уйнап, күңел ачтылар.