Кече яшьтән экологик тәрбия бирү, балаларның табигать күренешләре турында күзаллауларын киңәйтү, аны сакларга, матурлыгын күрә белергә өйрәтү балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләренең бурычы булып тора. Шуны истә тотып, бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар эзтабарлар булып, бакча тирәсендә күзәтүләр үткәрделәр. Язгы табигатьне: чәчәк атучы җимеш агачларын ,үләннәрне ,болытларны күзәттеләр,кошлар тавышын тыңладылар. Тәрбиячеләре Бухарова Р.З. балалар белән табигатьне сакларга кирәклеге турында әңгәмә оештырды һәм шулай ук кайбер үләннәрнең файдалы үзлекләре турында аңлатып үтте. Бүгенге табигать торышын күзәтү нәтиҗәле булды: балалар язгы табигать үзгәрешләре турында бик күп мәгълүмат алдылар.