Мөслим төбәге талантларга бай. Биредә танылган язучылар, танылган шагыйрьләр, атказанган артистлар, композиторлар туган һәм үскән.Алар үз иҗатлары белән татар сәнгате дөньясын баеталар һәм туган як данын тараталар. Шундый шәхесләрнең берсе-сәнгать һәм иҗат дөньясында мәңге кайнап торган. Шагыйрь, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы , Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗановка 70 яшь тулды. Шул уңайдан "Мөслим туган якны өйрәнү музее" нда якташыбызга багышланган күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмә белән Мөслимнең хөрмәтле кешеләре, язучылары һәм хезмәт ветераннары танышты.