Сугыш һәм хатын-кыз... Бу ике сүзне һич янәшә куеп булмас кебек... Тик Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларыбыз фронтта да, тылда да, җиңүне якынайту өчен, үзләрен аямадылар. Авылыбыз хатын-кызларының сугыш чорында куйган хезмәтләре дә бәяләп бетергесез. Югары Табын авылы китапханәсендә үткәрелгән “Эшкә биреп йөрәк ярсуын” дигән чарада Түбән табын мәктәбе укучыларына шул турыда мәгълүмат бирелде.