“Звезды из завтра” дип исемләнгән республика проекты

2021 елның 12 феврале, җомга
2020-2021нче уку елы безнең өчен шатлыклы хәбәр белән башланып китте. “Звезды из завтра” дип исемләнгән республика проектында Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова чыгыш ясады. Танылган сәнгать иясе Рөстәм Абязев җитәкчелегендә узучы әлеге фестивальгә быел да старт бирелде. Яр Чаллы шәһәренең сәнгать колледжында сайлап алу туры узды. Анда сәнгать мәктәбенең вокал сыйныфы укучысы Нияз Мирзаянов (укытучысы Гөлназ Йосыпова) һәм фортепиано бүлеге укытучысы Гүзәл Фазлыева чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International