Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Михайловка урта мәктәбендә татар халык уеннары фестивале үтте. Фестивальдә катнашучылар татар халкының "Чума үрдәк, чума каз", "Кәрия, Зәкәрия", "Йөзек салыш" уеннарын уйнап күңел ачтылар.