Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Мөслим муниципаль районының белем бирү учреждениеләренә туган тел кабинетларын һәм почмакларын бизәү өчен мәгълүмати плакатлар кайтты.