Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Мөслим лицееның актлар залында 9-11нче сыйныф укучылары өчен “Телләр белгән - илләр гизгән” исемле чара үтте. Чарада 80 кеше катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Латыйпова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының эмблемасы, еллык эш планы белән таныштырды. Үзенең чыгышын “Телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык” дигән әйтем белән дәвам итеп, дөнья халкының 6 мең телдә сөйләшүен әйтте. Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе икәнен һәм бу телдә 7 миллионнан артык кеше аралашканын ассызыклады. Чараның кунагы - лицейны тәмамлап, бүгенге көндә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында тәрҗемәче һөнәрен үзләштерүче Равилә Закирова. Ул телләр өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләде, үзе укый торган белем йорты турында мәгълүмат бирде.