Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 6 нчы февраль көнне Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә “Интеллект. Мәдәният. Үсеш” дигән мәктәп укучыларының республика проект һәм тикшеренү конференциясе узды. Бу конференциядә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы катнашты. “Татар филологиясе” секциясендә чыгыш ясап, 8 нче сыйныф укучысы Ләйсән Хаматшина 3 нче дәрәҗә Дипломга (җитәкчесе Г.Л.Нәҗмиева), 11 нче сыйныф укучысы Зилә Латыпова (җитәкчесе Д.Р.Гарифуллина) 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булдылар.