2021 елның 10 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында «2020 елда агросәнәгать комплексы эше йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясе узды. Әлеге чарада район башлыгы Р.Х. Муллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р. А. Вәлиев һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты.