Закон буенча яраклылык срогы чыккан товарны сату, шулай ук саклау сроклары һәм вакыты турында мәгълүматлары булмаган продукцияне сату да тыела.
Бозылган товарны очраклы гына сатып алсагыз, сез аны сатучыга кире кайтарырга һәм сез китергән зыянны каплауны таләп итәргә хокуклы. Срогы чыккан товарны сату берничә законда каралган җаваплылыкка китерә.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына Мөслим муниципаль районы кибетләренең берсендә тиешле документлардан башка продукция сату турында мөрәҗәгать килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан агымдагы елның 4 февралендә үткәрелгән контроль чаралар барышында кибеттә товар озату документларыннан башка гына продукция сату факты билгеләнмәде. Шуның белән бергә яраклылык вакыты чыккан продукция сату ачыкланды, продукция әйләнештән алынды. Ачыкланган хокук бозу факты буенча җаваплы зат РФ КоАП 14. 43 ст.2 өлеше буенча административ беркетмә төзү өчен чакыртылды.