Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы"- "Мөслим егете" муниципаль проекты кысаларында, Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Мөслим лицееның 5 нче сыйныф укучылары өчен «Татар халкының гореф-гадәтләре"дигән темага музей дәресе узды. Экспонатлар аша укучылар татар халкының гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше белән таныштылар.