“Маленькие герои большой войны” китап күргәзмәсе.

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Олы Чакмак аыл китапханәсендә 8нче февраль Яшь герой-антифашистлар көненә багышланган “Маленькие герои большой войны” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар  тәкъдим ителде. Әдәбият сайлаганда, иң беренче чиратта төп геройлар балалар булган китапларга игътибар бирелде. Бу хәзерге заман китап укучылары яшьтәшләренең – сугыш чоры балаларының ничек иртә үсеп җиткәнне, ачлык-ялангачлыкка түзеп, әниләрнең һәм апаларның яклаучылары һәм туендыручылары булганны, тылда һәм партизан отрядларында дошман белән сугышканнарын, Ватаныбызны саклап, батырларча һәлак булганнарын белсен өчен эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International