Районы эчке эшләр бүлегенең яңа җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Рөстәм Искәндәр улы Мөслим сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән якыннан танышты

2021 елның 9 феврале, сишәмбе
Мөслим районы эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. 8 февраль көнне Мөхәммәтҗанов Рөстәм Искәндәр улы район үзәгендә урнашкан мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү хәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләре белән танышты. Аны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов озата йөрде. Кунаклар Мөслим сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән дә якыннан танышып, уңай бәя биреп киттелэр. Очрашу азагында мәктәп директоры Айгөл Фәттахова килгән кунакларга Мөслим сәнгать мәктәбе тарихын чагылдырган китап бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International