5 февральдә 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары өчен математика буенча РЦМКО белән берлектә онлайн-консультация оештырылачак.
Эфирны математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәргәндә фән комиссиясе рәисе урынбасары, БДИның әйдәп баручы эксперты, техник фәннәр кандидаты Семен Александрович Лившиц алып барачак.
Билгеле булганча, 2021 елда югары уку йортларына укырга керергә җыенучы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат алу өчен бары бер мәҗбүри фән – БДИ-рус теле генә тапшырырга кирәк. 2021 елда база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ үткәрелми. Математика буенча профиль дәрәҗәдәге БДИны һәм башка фәннәрне чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләрен бирү өчен сайлап алалар.
1 февральдә 2021 елда БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Быелгы 63 чыгарылыш сыйныф укучысының 56сы рус теленнән БДИ тапшырырга ниятли. Математика буенча БДИны-30, физика буенча – 14, тарих буенча – 6, җәмгыять белеменнән 23 укучы сайлаган, биологиядән – 19, инглиз теленнән-3 чыгарылыш сыйныф укучысы сайлап алды. Информатика буенча БДИны бер генә укучы сайлаган.