Юл хәрәкәте иминлеге буенча Комиссия утырышы узды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булып узды. Утырыш Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Демидов Рафаэль Тимофеевич җитәкчелегендә узды. Утырышта структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм комиссия әгъзалары катнашты. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:: 1.Муниципаль район территориясендә юл билгеләре кую.

2.Мөслим районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше.

3.Агымдагы елның гыйнвар ае өчен юл-транспорт һәлакәтләренә анализ.

4. Муниципаль район территориясендә автомобиль юлларын  кышкы чорда чистарту.

5 Г. Тукай исемендәге мәктәп янына кирәкле юл билгеләре кую.

6. Мәктәп маршрутлары һәм балалар травматизмы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International