Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе
Бүген районда балаларга өстәмә белем алыр өчен бик күп шартлар тудырылган. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, спорт мәктәбе, гомуми белем бирү мәктәпләрендә түгәрәкләр эшли. Тик Мөслим сәнгать мәктәбе болардан бер башка өстенрәк. Сәнгать мәктәбе үзенең чыгарылышларына җитди документ – таныклык тапшыра. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә. Специальность фәне буенча һәркем үз юнәлешендә чыгыш әзерли. Фортепиано бүлеген тәмамлаучылар, мәсәлән, төрле характердагы өч әсәр уйнап күрсәтергә тиеш. Укучыларга методик ярдәм күрсәтү һәм аларның тамашачы алдында чыгыш ясавын ныгыту максаты белән мәктәптә ай саен тыңлаулар уза. Фортепиано бүлегенең Филюзә Шәрипова сыйныфы укучылары әлеге тыңлауларны узган атнада узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International